Электрон белем бирү чыганагы
Дәрестән тыш чараларда куллану өчен
Татар телен уен аша өйрәнәбез
Тел өйрәнү файдалы шөгыль! Хәрефләрдән төрле сүзләр җый һәм сөйләмеңне бает!
Тел өйрәнү кушымтасы
Нурбай - татар телен өйрәнү җайланмасы
Нурбай - нәни аждаһа, ул яңа сүзләр төзергә һәм уйлап табарга ярата!
Белем бирүче уеннар – тел өйрәнү өчен иң яхшы ысул.
Хәрефләрдән сүзләр төзегез һәм татар телендә яңа сүзләр өйрәнегез!
-
Хөрмәтле әти-әниләр!
Буш вакытны балалар белән бергә кызыклы
һәм мавыктыргыч уенга багышларга телисез икән,
Нурбай сезгә ярдәмгә килер!
Кушымтаның эчтәлеге
“Нурбай – нәни аждаһа, аның яңа сүзләр беләсе һәм аларны дөрес итеп җыясы килә! Ә уен аша тел өйрәнү кызыграк! Белем бирү уеннары бу очракта бик кулай ысул. Хәрефләрдән сүзләр төзе һәм сөйләмеңне бает! “
-
Уен рәвеше
Уен буш шакмакларга хәрефләрне дөрес тутырудан гыйбарәт. Моның өчен уенчыга ярдәмче, төрле визуаль чишелешләр, җиңүләр өчен бүләкләр тәкъдим ителә. Сүзне дөрес җыеп, яңа сүзләр от!
-
Методистлар белән берлектә булдырылды
Кушымта татар телен укыту, өйрәнү өлкәсендә эшләүче методистлар белән эшләнде. Уенның аудиофайллары туган телдә нәфис, камил сөйләүче һөнәр осталары ярдәме белән әзерләнде.
-
Нәтиҗәләрне күзәтү
Үзләштергән белемнәр, өлгерешне: үтелгән темаларны, өйрәнелгән сүзләр күләмен, алгарышны карап бару өчен әти-әниләргә махсус һәм теләгән һәр кулланучыга аерым бүлек эшләнде.
-
Куллану үзенчәлекләре
Әлеге белем бирү кушымтасында көндәлек биремнәр, ирешкән уңышлар нәтиҗәсен карау мөмкинлеге, ярышу өлешләре бар. Бу уенны мавыктыргыч һәм эзлекле итә, эшне җиренә җиткерергә, тәмамлап, нәтиҗәсен күрергә булыша. Логик уеннар - яңа тел өйрәнүнең уңыш нигезе.
Татар телен өйрәнү өчен бирем төрләре
-
Тематик кичә
- билгеләнгән темага кергән сүзләрне тыңлап, ишетеп, хәрефләрдән җыю. Рәсем, сүз һәм әйтелеш арасында бәйләнешне тикшерәбез.
-
Сүзләр бәйләме
- рәсемгә карап, язманы игътибар белән тыңлап, сүзне дөрес җыярга тырыш
-
Тәрҗемә бәйгесе
- бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайла, белемнәреңне ныгыт.
Безнең максат
Уенда биремнәр яшь үзенчәлекләренә карап төзелгән һәм гадидән катлаулыга эзлекле рәвештә күчеп бара.
Кулланучылар
-
Балалар
5-10 яшь.
-
Әти-әниләр
Балаларыгыз белән вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрергә телисез икән, Нурбай Сезгә ярдәмгә килер!
-
Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен
Чит телләрне уен аша бик тиз өйрәнеп була. Нурбай белән бергә өйрән! Нурбай мобиль кушымтасы Сине белем дөньясына дәшә!
Методологиянең нигезе
Бирем төрләре
Кушымтаның үзенчәлекләре:
Алхәбәр!
Баетылган чынбарлык
-
Бирелгән гыйбарәнең төрле өлешләрен
табу, сүзләрдән гыйбарәне дөрес итеп җыю -
Татар халкының, бөек шәхесләрнең хикмәтле фикерләрен таныту
-
Баетылган чынбарлыкта мини-уеннар сайлау мөмкинлеге
-
Уенны бүлмәң яки якын-тирә урын белән бергә берләштерә алу